Бу атнада Укытучылар көне билгеләп үтелә. “Күркәм эшләр эзеннән” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышы әлеге дәрәҗәле һөнәр ияләренә багышлана. Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә урнашкан Саяс Гыйматдинов исемендәге гимназиядә остазлык һәм укытучылык традицияләренә зур игътибар бирәләр. Мөгаллимнәр гаиләләрендә туып үскән Гүзәл белән Илнур да тормышларын мәктәп белән бәйләгән. Киләсе сюжетыбыз — укытучы һөнәренә гашыйк кешеләр турында.