Яңалыклар чыгарылышын “Күркәм эшләр эзеннән” сәхифәсе дәвам иттерә.
Бүгенге репортаж Сарман районының Ләшәү-Тамак мәктәбеннән әзерләнде. Бу мәктәп экологик тәрбия бирү юнәлешендә иң уңышлы эшләп килүче учреждениеләрнең берсе. Аның укытучылары һәм укучылары республикакүләм генә түгел, ил һәм халыкара дәрәҗәдә үткәрелгән конкурсларда алдынгы урыннар ала. Ярты гасырга якын экологик тәҗрибәсе булган мәктәпнең бүгенге көн казанышлары — Ания Гыйбадуллина әзерләгән язмада.