Яңалыклар чыгарылышын «Күркәм эшләр эзеннән» сәхифәсе белән дәвам итәбез. Бүген ул республикабызның Арча районыннан әзерләнде. Сүзебез Ташкичү авылы мәдәният йорты, аның хезмәткәрләре, сәләтле кешеләре турында булыр. Биредә мәдәни, күңел ачу чаралары гына түгел, ә игелекле эшләр дә оештырыла.