Мәшһүр Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлары” 50 елдан соң яңадан сәхнәгә менә. Фаҗигале мәхәббәт тарихы һәм аның корбаннарына багышланган бу әсәр күпләргә таныш һәм тамашачыны тетрәнергә мәҗбүр итә. Спектакль хакында алдагы язмада. Гүзәл кыз Сәрвәр һәм авылның иң ярлы егете Исмәгыйль бер-берсен өзелеп сөяләр һәм түземсезлек белән кавышу көнен көтәләр. Ләкин авылда Сәрвәрне сөюче тагын бер егет бар.Ул бөкре Надир! Үзенең гариплегеннән кимсенеп яшәсә дә ул да кызны ихластан сөя. Надир мәхдүм мәхәббәте аларга бер каршылык булса, Аждаһа булып төшләргә кергән сугыш дәхшәте сөйгән ярларны бөтенләйгә аера. 1914 ел .. Беренче бөтендөнья сугышы яшьләр өстендә балкыган йолдызларны мәңгегә сүндерә. Галиәсгар Камал исемендәге академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: «Тинчурин бу әсәрен 1923 елда иҗат иткән. Һәм кешенең шәхси бәхете ил язмышы белән турыдан –туры бәйле булуын күрсәтә алган. Театр сәхнәсендә ул III тапкыр куелган. Камалда соңгы тапкыр Марсель Сәлимҗанов тарафыннан 1970 елларда сәхнәләштерелгән.»