Күркәм гадәт буенча һәр елны бу көн зурлап бәйрәм ителә. Ә менә Тинчурин театрына 90 ел тулуы театр тарихында аеруча зур вакыйга.
Тамашачыларны театр артистлары һәм Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры каршы алды. Килгән кунаклар дәртле оркестр моңын хушлары китеп тыңлады.
90нчы юбилей сезоны Нәкый Исәнбәт туплаган татар халык дастаны, Туфан Имаметдинов инсценировкасы буенча куелган «Идегәй» спектакле белән ачылды.
«Идегәй» спектакле Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланып куелды. Туктамыш хан ролен башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов бәйрәм уңаеннан үзенең теләкләрен җиткерде.
Миләүшә Гыйльфанова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.