Кәрим Тинчурин театры икенче премьерасын тәкъдим итте. «Туган-тумача» дип исемләнгән спектакль – режиссер Илгиз Зәйниевнең тормыштан алып, әбисе сүзләренә нигезләнеп язылган әсәре. Биредә 1950-1970 нче елларда татар авылында яшәүчеләрнең тормышы күрсәтелә. Моннан тыш спектакльдә татар хатын-кызларының рухи көче, физик ныклыгы да чагылыш тапкан. Спектакльдә Тинчурин театрының барлык артистлары да диярлек катнаша.