Шушы көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Полиционер» музыкаль комедиясенең премьерасы үтә. Күңелле мизгелләрне хәбәрчебез дә күреп кайтты.
Исеме җисеменә туры килмәгән Идеал исемле участок милиционеры, переаттестация үтеп, полиция хезмәткәре булырга хыяллана. Җәмгыятьтәге кайбер күренешләрне фаш иткән әлеге музыкаль комедиядә төп геройга авылдашлары, хезмәттәшләре һәм, билгеле инде, әти-әнисе ярдәмгә килә. Чөнки ул хокук саклау органнарында озак еллар эшләсә дә (лаеклы ялга бары бер ел гына калган!), отделда иң түбән күрсәткечләр биргән участок милиционеры санала. Аның бер протоколы, бер ачылган җинаяте юк. Бер эше дә судка барып җитмәгән. Ә озакламый переаттестация! Әгәр дә тиз арада күрсәткечләрен яхшыртмаса, Идеалның бар хыялы челпәрәмә киләчәк…
«Полиционер» спектаклендәге вакыйгалар милициядән полициягә күчеш чорында бара.
Кәрим Тинчурин театры репертуарын баеткан «Полиционер» спектакле әле озак еллар сәхнәдән көлдерә-көлдерә тамашачының гомерен озайтыр дигән теләктә калабыз.