Кәрим Тинчурин исемендәге театрда “Карурман” спектакленең премьерасы күрсәтелде. Әлеге спектакль Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова пьесасы буенча сәхнәләштерелгән. Ул мифологик һәм әкият мотивларына нигезләнгәнеп язылган фантастик жанрга керүче әсәр. “Карурман” пьесасының эскизы узган елның 2 декабрендә Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры сәхнәсендә куелган иде. Куелыш буенча барлык теләүчеләргә дә үз фикерләрен җиткерү мөмкинлеге булды. Авторларның теләге чынга ашты. “Карурман” пьесасын Тинчурин театры коллективы үз репертуарына кертте. Спектакльдә театрның байтак артистлары уйный, кайбер күренешләрдә шулай ук Казан театр училищесы студентлары да катнаша.