Кәрим Тинчурин исемендәге театр ачык сәхнәдә спектакльләр күрсәтүне дәвам итә. Артистлар да тамашачылар да очрашуны зарыгып көткән. Кайбер спектакльләргә билетларның сатылып бетүе шул хакта сөйли. Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан “Туй алдыннан” спектаклен карап, артистлар һәм тамашачылар белән аралашып кайтты.
Театр кием элгеченнән башлана дип әйтергә күнегелгән, ләкин бүгенге шартларда ул температура үлчәүдән башлана. Өстәвенә чиләкләп койган яңгыр да тамшачыны нәкъ спектакльдәгечә сайлау алдында калдырды, ләкин ахыр чиктә театрга булган мәхәббәт көчлерәк булып чыкты.
Спектакльне мондый вәзгыятьтә илле кешегә карау рөхсәт ителгән. Араларында Тинчурин театры спектаклҗләрен бер дә калдырмый карап баручы тамашачылар да бар.
Ачык сәхнәдәге спектакльләр 15 нче агустка кадәр дәвам итәчәк.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов.