6 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 87 яшен билгеләп үтте. Әлеге чарада Театр артистлары тамашачыларны үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды. Легендар “Сүнгән йолдызлар” спектакле дә күрсәтелде. Чарадан хәбәрчебез репортажы.
Театр үзенең туган көнен “Үткән юлың данлы, театр!” дип исемләнгән чара белән башлады. Бүген репертуарында 36 спетакль бар, шуның 6сы балалар өчен.
Фәнис Мөсәгыйтов Кәрим Тинчурин театры директоры
Беренче көннәреннән үк, тамашачыларны афиша төрлелеге белән шатландыра.
Ренат Шәмсетдинов Татарcтанның атказанган артисты
Югары профессионал дәрәҗәдәге әзерлек, чарланган уйнау осталыгы, драматургия һәм бүгенге чынбарлыкны яхшы белү — болар барысы да К.Тинчурин театры спектакльләренең үзгә яклары. Шуның өчен аларны халык үз итә һәм ярата. 87 ел эшләү дәверендә, театр үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә, татар телен, татар мәдәниятен саклап калуда зур роль уйнап, Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә саллы өлеш кертте.