Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонны 15нче сентябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актёр, режиссёр Кәрим Тинчуринның туган көнендә ача. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан театр терле чаралар әзерли. Кәрим Тинчуринны искә алып, зиратта, шулай ук аның исемендәге паркта бюстына чәчәкләр салына. Ә театрда тамашачыны Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр каршы ала, 91нче сезон исә Кәрим Тинчурин әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Җилкәнсезләр» спектакле белән ачылып китә.