Быелгы ел “Сәхнә» журналының юбилей елы. Журнал нәшер ителүенә 20 ел. Шул уңайдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма hәм комедия театрында, «Сәхнә» журналының 20 еллыгына, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгына багышланган хәйрия концерты булып узды.«Сәхнә йолдызлары» дип исемләнгән концертта Динә Нәҗметдинова да булып кайтты.
“Сәхнә” мәдәният һәм сәнгать журналын оештыручы, саллы өлеш кертүче, беренче көннәрендә гамәлгә куючы, бүгенге көндә баш мөхәррир вазыйфасын башкаручы Зиннур Хөснияр.
Барыбызга да мәгълүм булганча, журналның эчтәлеге файдалы һәм кызыклы булсын өчен яңа сан өстендә үз өлкәсендә белгеч булган тулы бер команда эшли һәм алар бүген зурлауга hәм мактауга лаек. Шул уңайдан Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов журналны бәйрәм белән котлады һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
“Сәхнә” журналының төп геройлары – мәдәният һәм сәнгать дөньясында танылган шәхесләр. Юбилей кичәсендә журнал битләреннән төрле артистлар тормышы турында укыган тамашачы аларның үзләрен сәхнәдә күрде.
«Сәхнә йолдызлары» дип аталган концертта җыелган акчалар картлар йортында тәрбияләнүчеләргә һәм сәнгать ветераннарына тапшырыла.