Күренекле прозаик, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның шактый гына гомере эмиграциядә үтсә дә, татар халкының язмышы өчен борчылып яши. Мәгърифәтле, зыялы татар милләте турында хыяллана ул. Язучы әсәрләрең бүгенге көндә дә театр сәхнәләреннән төшми.
90нчы сезонында Кәрим Тинчурин исемемндәге драма һәм комедия театры тамашачыларны сөендереп Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Җан Баевич» спектакленә көтә.
Бу турыда без театр артисты Альбина Гашигуллина белән сөйләшербез, бүген ул студиябезнең кунагы.