Татар халкы зур югату кичерә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрә Резедә Вәлиева вафат.
Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы 1960 елда басылып чыга., Балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылган әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык китабы дөнья күрә. Резедә Вәлиева – татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе. Аңа 92 яшь иде. Хушлашу урыны һәм вакыты соңрак хәбәр ителә.