Татарстан милли китапханәсендә «Тинчуринның сигез фотоаппараты» дигән күргәзмә ачылды. Экспозиция кысаларында Кәрим Тинчурин үзе төшергән уникаль фотолар беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Чара Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлап үткәрелә. Фотосурәтләр бу вакытка кадәр кайда сакланган? Күренекле драматургның фотоаппаратлары хәзер кайда? Киләсе язмадан шул хакта белерсез.
Халкыбызга легендар “Зәңгәр шәлне” бүләк иткән мәшһүр драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның фотосурәткә төшерү белән дә шөгыльләнүе – күпләр өчен яңалык булыр.
Бу — уникаль күргәзмә. 19 нчы 20 нче гасырда төшерелгән фотосурәтләрдә Салих Сәйдәшевны, Исмәгыйль Усмановны һәм бәлки Тинчуринның үзен дә күрергә була. Күпкатлы гримм астында кемнәр икәнен белгечләр һаман да ачыклый алмаган.
Бу – хобби гына түгел. Аның 8 фотоаппараты, сурәтне чыгару җайланмасы — барсы да булган.
Бу 15 фотоның һәрберсе халкыбызның бай тарихы турында сөйли. Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә дә моны бик яхшы аңлаган. Бу тарихны ул күренекле татар язучысы Рабит Батуллага ышанып тапшырган.
Әлеге эксклюзив фотолар күргәзмәсе бер ай дәвам итәчәк. Сез дә килми калмагыз.
Миләүшә Гыйльфанова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.