2 нче, 3 нче февраль көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган ачык турнир уза. 61 нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә быел 40лап команда катнашыр дип көтелә. Җиңүче командага 500 мең сум акчалата бүләк каралган, ә төп батырга – 100 мең сум. Иң дәрәҗәле саналган ярышыта махсус хәрби операциядә катнашучылар да көрәшергә җыена.