Көрьәнне иң яхшы укучылар БРИКС илләренең Изге Коръән премиясендә катнашу өчен Казанга җыелдылар. Мондый зур халыкара чара Татарстанда беренче тапкыр уза. Аны алга таба ел саен Россиядә уздыру идеясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләре университеты белән берлектә туган.
Чара Изге Коръән аятьләрен укудан башланды. «Хак юлдан баручылар, Аллаһы Тәгалә юлыннан атлап, үз юлы белән бара». Изге Коръән китабын көн саен 5 вакыт намазын калдырмаучылар ихластан укый.
Биредә Гарәп Әмирлекләреннән, Кытайдан, Сүриядән, Һиндстаннан, Мисырдан, хәтта Бразилиядән изге Коръән китабы укуны тыңларга җыелганнар. Биредә дин белгечләре һәм дөньяның иң яхшы университетларының ислам фәннәре галимнәре. Алар өчен бу очрашу — барыннан да элек тәҗрибә алмашу.
БРИКС илләренең Каләм Шәриф Премиясе изге Коръән текстларын оста уку буенча «Тиләвәт» номинациясендә уза.
Татарстанда беренче тапкыр үткәрелә. Һәм беренче тапкыр БРИКС илләре мөселманнарын берләштерә.
Мөфти сүзләренчә, 26нчы июльдә премияне ябу тантанасы узачак. Аңа керү билетлар буенча була. Җыелган акчаларны брайль системасы буенча начар күрүчеләр өчен изге Коръән басмасына җибәрәчәкләр.
Алия галиуллина, Виктория Бояринцева, Фәрит Җәләли, Татарстан яңалыклары.