+7(843)236-41-23 Казанда күпфатирлы йортларның гомуми файдаланудагы урыннарын дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртү дәвам итә. Шулай ук, ведомство йортлары милекчеләре, торак кооперативлары, тулай тораклары рәисләре дә эшчәнлеген көчәйтергә тиеш дип искәрттеләр Казан мэриясендә.
Исегезгә төшерәбез, 18-нче марттан башлап Казанда дезинфекция чаралары гамәлгә ашырыла. Әгәр дә дезинфекция үткәрелмәгән булса, казанлылар «Ачык Казан» системасына гаризаны сайтта яисә мобиль кушымта аша калдыра ала, шулай ук 063 һәм +7(843)236-41-23 телефоннары буенча шалтырата ала.