Күп телләрдә белем бирү комплекслары проекты колачын арттырачак. Бу хакта Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белдерде. Ул «Адымнар» комплексы төзелеше буенча киңәшмә үткәрде. Мондый мәктәпләр Казанда, Алабугада ачылды, Чаллыда комплекс проекты эшләнә. Ә «Пламя» балалар сәламәтләндерү лагере базасында Казан комплекслары өчен «Адымнар» шәһәр читендәге өстәмә белем бирү үзәге төзелә. Лаеш районының Усад авылында төзелә торган мәктәп базасында киләчәктә күп телле комплекс ачу инициативасы да хупланды.