Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.
Традицион кыйммәтләрне һәм күп гасырлык рухи мирасны саклау турында сөйләштеләр. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Шулай ук дини объектларны торгызу һәм төрле диннәр арасында татулыкны ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.