Республиканың күп функцияле үзәкләрендә июльдән паспортны рәсмиләштерү һәм яшәү урыны буенча теркәү вакытын кыскарттылар.
Хәзер бу документларны күп функцияле үзәкләр офисларында бары тик 8 эш көне эчендә генә алырга мөмкин була. Элек процедура бер айга сузыла иде. Яшәү урыны буенча теркәүне рәсмиләштерү хәзер 4 көн дәвам итә.