Табигать – анабызны, урман-сулыкларны ничек итеп чүпләүдән сакларга? Көнкүреш калдыкларын аерым җыю буенча нәрсәләр эшләргә? Чүп җыйган өчен түләү тарифларын ничек көйләргә?
Татарстан радиосы тыңлаучыларын шушы һәм экологик илкүләм проектларының үтәлешенә бәйле сораулар да кызыксындыра. Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары – әйләнә- тирә мохитны саклау буенча Дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров яңа көн манзарасының туры эфир тапшыруында шуларга тукталды, безнең кайбер сорауларга да җавап бирде.
-Хәерле иртә, Фаяз Фәнилович!
-Министрлык тарафыннан табигатьне саклауда нинди эш алып барыла?
-Хәзерге шартларда көнкүреш калдыкларын аерым җыеп урнаштыруның да әһәмияте арта бит…
-Радиотыңлаулар тарифлардан канәгать түгел. Сез нинди тәкьдимнәр кертә аласыз?
-Хәзер кышын шәһәр, бистәләрдә карны көрәп яки эретеп, тиешле урыннарга ташып урнаштыру мөмкинлекләре нинди?
-Пандемия вакытында экологик илкүләм проектларын үтәү эше ничек бара, кайсы юнәлешләргә өстенлек бирелә?
-Табигатькә зыян китерү очраклары, законсыз чүплекләр турында кая мөрәҗәгать итеп була? Кайнар линия телефоны эшлиме?