Синоптиклар, һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Узган төндә кебек ук, бүген дә туфракта 2 градуска кадәр кырау була. Нигездә, бу Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарына кагыла. Шулай ук бүгеннән республикада урманнарда янгын куркынычы зур булу турында да кисәтү гамәлдә. Тулаем алганда, көндез һава темперпатурасы 26 градус җылы, яңгырлар вәгъдә итмиләр, ә иртәгә тагын да җылырак 29 граудска кадәр.