Язның иң матур ае май да тәмамланып килә. Бик тиздән җәй башлана. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча кызу чор имтиханнар башланды. Бу атнада синоптиклар җылы һәм кояшлы һава торышы фаразлый. Республикада явым-төшем көтелми. Бүген 27 нче май, көндез һава температурасы 20 градуска кадәр җылы. Төннәрен дә тотрыклы һава торышы булуы көтелә. Иртәгә исә, 28 нче майда көндез 24 градуска кадәр җылыта.