Коронавируска каршы күмәк иммунитетны ныгыту эшен дәвам итү мөһим. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Узган атнада республика буенча авырулар саны 9 процентка кимегән. Тотрыклы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, барлык коронавирус чикләүләрен туктату турында карар кабул ителде. Шуның белән бергә, тиздән көз җитә, кагыйдә буларак,ул эпидемия таралу өчен кулай чор. Саклык чараларына игътибарны киметмәү зарур.