Татарстанның уникаль су объектын — Зәңгәр күлләрне төзекләндерү дәвам итә. Эшләр берничә этапта алып барыла, хәзер ярны ныгыту буенча эш ахырына якынлаша. Алар быел җәй ахырында тәмамланыр дип көтелә. Бүген Казан мэры Илсур Метшин эшләрнең барышы белән танышты. Руслан Мөбарәкшин репортажында табигать һәйкәленең ничек үзгәрүе турында.
Казанның зәңгәр күлләре сизелерлек үзгәрде. Җирле халык башкарылган эшкә югары бәя бирә.
Зәңгәр күлләр- тартылу һәм туристларны җәлеп итү үзәге. Бу урыннарның матурлыгына сокланырга бөтен илдән киләләр.
Бәллүр шарлавык янында яңа күпер урнаштырылган, каршысында су янында баскыч – эскәмияләр белән күзәтү зонасы- амфитеатр булдырылган. Теләсәң, йөреп торырга да була.
Ниагара шарлавыгыннан кечерәгерәк булса да, ул да бик матур. Бүгенге көндә ярны ныгыту буенча эшләр тәмамланган. Экологлар моңа аеруча игътибар итә, чөнки секундына мең ярымнан артык литр куәте булган су ташкыны күлнең елга белән кушылуы аркасында югалту куркынычын тудыра. Шулай ук җәяүлеләр сукмаклары төзелгән һәм экоүзәк барлыкка килгән. Монда тематик чаралар үткәрергә мөмкин. Төп бурыч реконструкция вакытында бу урынның флорасы һәм фаунасы зыян күрмәскә тиеш.
Төзекләндерүнең икенче этабында кечкенә архитектура формалары, кошларны күзәтү зонасы урнаштырылачак, ә җәяүлеләр сукмакларында навигация такталары барлыкка киләчәк, алар Зәңгәр күлләр территориясендә яхшырак ориентлашырга ярдәм итәчәк.
Руслан Мөбәркшин. Альберт Сафиуллин.