24 июль көнне Казан халкы Зәңгәр күлләрнең яр буе территориясен чистарту акциясендә катнаша ала.
Су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары сулыклар төбендәге чүп-чарны җыярга ниятли.
Күлләрне чистартуга кушылырга теләүчеләр өчен иртәнге сәгать тугызда УНИКС баскетбол клубы бинасыннан күлләргә кадәр автобуслар йөри. Катнашучыларга алдан телефон буенча WhatsApp мессенджерында теркәлергә кирәк (8 996 121 63 45). Экология акциясе сәгать унда башлана. Активистларга перчаткалар һәм капчыкларны урында бирәләр.