Ваклап сатуда кәгазь-катыргы әйберләре кыйммәтләнде. Принтерларда бастыру өчен билгеләнгән кәгазь бәясе ун тапкырга арткан.
Шуңа күрә офисларда кәгазьне экономияле тота башладылар. Әлегә нәшриятләрдә иске бәяләр буенча сатып алынган кәгазь запасы бар. Ә менә сатучылар аны элеккеге бәядән сатмаячакларын яшермиләр. Эш шунда, илдәге күп кенә кәгазь-катыргы комбинатлары чит ил компанияләренә карый. Өстәвенә, технологияләр, нәшриятләрдә кулланыла торган буяулар да еш кына чит илнеке. Проблеманы җайга салуга дәүләт дәрәҗәсендә керештеләр. Шул ук вакытта кибетләрдә кәгазь аерым кешеләргә чикләп сатыла.