Түбән Кама районында өлкәннәр арасында бәйге булып узды. Катнашучылар киемнәр коллекцииясен, визит карточкаларын һәм өйгә бирелгән эшләрен тәкъдим иттеләр.Әлеге чара өлкәннәрне узара тагын да берләштерде.
Өлкән яшьтә булсалар да, күңелләре һаман унсигездә. Зәкия Яруллинага- 81. Җырлый, бии, шигырьләр иҗат итә. Мондый бәйгеләр яңа сәләтләр ачарга булыша, ди түбәнкамалы.
Әлеге бәйгедә актив пенсионерлар катнашты. Жюри әгъзаларын алар иҗади чыгышлары белән шаккаттырды. Көч биреп торырга җанатарлар да килә.
Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча ачыклана. Сүз уңаеннан, катнашучылар арасында бер ир-ат та була. Рафыйк Мерзов “Иң яхшы бакчачы” исеме бирелде. Конкурсантларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.