Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Татарстан радиосы җомга көнге “Иртәнге нур” тапшыруларына кайбер яңалыклар кертте, тапшыруларның эчтәлеген тагын да баетып җибәрде.Тулырак Фәнис Мөхәммәтов репортажында.
Менә берничә дистә ел инде “Иртәнге нур” программасы радиотыңлаучыларның атна буена көтеп алган иң яраткан тапшыруларының берсе. Аһәңле изге Азан яңгыравы, дин әһелләренең чыгышлары, вәгазләр, хәдисләр дин кардәшләребез күңеленә иман нурын иңдерә.
Яшь мөхәррирләр тапшыруны тагын да эчтәлеклерәк, үтемлерәк итү, яңа буыннарны тәрбияләүдә ислам диненең әһәмиятен көчәйтүне күз уңында тоталар. Исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгы алдыннан, республика мәчет-мәхәлләләре, дини уку йортлары яңалыкларын чагылдырган яңа рубрика барлыкка килде.
Дин аша кешеләрнең рухи дөнясын баету, күңел сафлыгына омтылу, тыңлаучылар белән эчкерсез аралашу, бәхәсле темаларда алтын урталыкны табу. Әдәбият, сәнгать, яшьләр өчен тапшырулары аша тыңлаучыларга яхшы таныш булган, шулай ук “Татарстан авазы” интернет радиосы җитәкчесе Раил Садри һәр яңалыкка иҗади якын килә.
Башкаларга үгет-нәсыйхәт, киңәш-тәкъдим бирәм дисәң, тәрбияне үзеңнән башла. “Иртәнге нур” тапшыруын алып баручы егетләр дини һәм дөньяви белемнәрен даими камилләштереп торалар. Ленар Хамматов дини әдәбият, календарлар нәшер итүдә дә эшли.
Фәнис Мөхәммәтов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.