Сукырлар китапханәсе фондларында 300 меңнән артык китап исәпләнә һәм ел саен 4 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтелә. Биредә уңайлы шартлар тудыру юлы белән үз укучыларын иҗтимагый- социаль тормышта катнаштыруга өстенлек бирелә.
Китапханәнең уку залында «Күңел җылысы» концерты, «Игелек билгесе астында» дип аталган күргәзмә-ярминкә уздырылды. Моннан тыш, китапханәнең үзендә һәм аның филиалларында аудиокитап тыңлаулардан тыш, кызыклы әңгәмә, мәгълүмат сәгатьләре, остаханәләр, интеллектуаль уеннар, концертлар, махсус спектакльләр оештырыла. Үзләре килә алмаучы, сәламлеге чикле кешеләр өчен, хәтта интернет аша онлайн чаралар да үткәрелә. Декабрь башында гына түгел, эшчәнлегебез ел буе двам итә ди методик бүлек мөдире Гөлүсә Закирова.
Дөньяны ишетеп кенә кабул итүчеләр өчен китапханәдә эшләүчеләр барлык шартларны да тудырырга тырыша. «Күңел җылысы» концерты да шул кайгыртучанлыкның бер чагылышы.