Бүген 13 ноябрь — күрмәүче һәм начар күрүчеләр көне. Арча районы үзәк китапханәсенең сәламәтлеге чикле кешеләргә хезмәт күрсәтүдә бик күпләргә үрнәк булырлык хезмәт тәҗрибәсе бар. Күңел күзе белән күрүчеләр дип аталган әдәби –музыкаль кичәдән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Адым-адым— юл булыр дигән борынгылар.
Әнисенә мәдхия җырлаучы Дима да адым адым атлап сәхнәгә үк менгән. Инде төшәргә исәбе юк. Рус егете өздереп татарча да, җырлый , музыка уен коралларында эстрада җырларын да , классик музыканы да уйный.
Рәхмәтле бала булып үскән Дима.
Сәламәт балаларның да рәхмәтен сирәк ишеткән заманда Диманың әле чүп утау, кебек көндәлек эш башкаруларын да күргәч гаҗәпләнми мөмкин түгел. Бүгенге очрашу кичәсенә килгән күрмәүчеләрнең барысы да әнә шундый сәләтле. Нык ихтиярлы кешеләр.
Гомер буе хастаханә юлын таптаган китапханәче Әлфия ханым бары тик 52 яшендә генә күрә башлый. Кичәдә чыгыш ясаганда да ул күз табибы, профессор Җәүдәт Камаловка рәхмәтләрен ирештерде.
Очрашуда катнашучылар барысы да иң әүвәл үзләре белән таныштырып иң яраткан шөгыльләре белән уртаклашты.
Арча районы үзәк китапханәсе Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республикакүләм махсус китапханә белән тыгыз элемтәдә эшли. Әлеге чараны да берлектә оештырганнар.
Районара сукырлар җәмгыяте Арчадан тыш Балтач, Биектау, Әтнә районнарында яшәүчеләрне берләштерә. Җәмгыяттә 140 ка якын күрмәүче исәптә тора. Җитәкчеләре Зөфәр Зарипов әйтүенчә очрашуның төп максаты яшьләргә язмыш сынауларына бирешмәскә өйрәтү.
Шул максатан күрмәүчеләр белән очрашуда 122 нче училище студентлары катнашты, ә берничәсе күрмәүчеләр белән бергәләп сәламләшү биремен үтәде.
Уртак язмышка дучар булучылар арасында язучы Гөлсинә Галимуллинаны Мәңгелек ярату китабын язарга этәргән Ранил Гыйлванов та бар. Ике институт тәмамлап юрист булып эшләүче Ранил кешеләргә яхшылык эшләп яшәргә кирәк ди.
Матур итеп үткән кичәдә тарихка сәяхәт тә ясап алынды. Беренче тапкыр 2007 елда Әлфия Галимова Арча үзәк китапханәсендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен уку почмагы ачып җибәрә. Хәзер аларның брайл системасында бҗасылган әм аудиокитаплары да шактый.
Гөлнара Хәсәенованың уйнавын видеога яздырып алганнар. Ул уйнарг үзлегеннәшн өйрәнгән. Очрашудга катнашкан әнисе Гөлсия Хөсәенова кичәдән бик кәнәгать калган.
Ни кызганыч, безнең арабызда табигатьнең язгы уянуын, кышкы салкын иртәдә генә була торган аяз күкнең гүзәллеген генә түгел, хәтта көзгедән үзенең сурәтен күрүдән дә мәхрүм булган кешеләр бар. Алар өчен дөнья тавышлардан гына тора, ә көннәр дөм караңгылыкта уза. Әмма алар бирешми. Бүгенге очрашуга җыелган күрмәүчеләр дә нык ихтиярлы, сәләтле һәм үрнәк алырдай көчле рухлы кешеләр булын тагын бер кат раслады.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин Татарстан яңалыклары өчен махсус Арча районынан.