Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Лаеш һәм Көек авылы тирәсендә, төзелешкә рөхсәт бирүне вакытлыча туктатып торырыга булды. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда,Тулы аудит үткәрү турында карар кабул ителде, биек йортлар төзелешен дәвам итү, юл-транспорт челтәре рөхсәт иткән һәм социаль инфраструктура үсеше исәпкә алынган урыннарда гына мөмкин. Теманың дәвамы алдагы язмада.
Лаеш узелында һәм Көек янында төзелешкә рөхсәт юк. Вакытлы чикләү Республика Рәисе карары буенча салынды. Бу турыда мэриядәге киңәшмәдә Илсур Метшин җиткерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә күрше районнарда актив төзелеш аркасында дисбаланс барлыкка килгән, ул Казан инфраструктурасына артык йөкләнешкә китерә. Территорияләргә тулы тикшерү турында карар кабул ителде.
Күпкатлы йортларны торгызуны юл-транспорт челтәре мөмкинлек биргән һәм социаль инфрастуртураны үстерү исәпкә алынган урыннарда гына гамәлгә ашырырга мөмкин, дип белдерде шәһәр мэры. Муниципалитетларга республика Пространство үсеше институты белән бергә респбуликаларга генпланнарга һәм күрше районнар территорияләрен планлаштыру проектларына үзгәрешләр кертү, үз тәкъдимнәрен бирү, ә төзелешкә барлык рөхсәтләрне, төгәл уйланылган планнар белән әлеге документларга таянып, тапшыру йөкләнде.
Моннан йөз еллар элек Идел Болгары территориясендә Сувар шәһәре барлыкка килгән, аның мәйданы йөз гектарга якын булган — бу «Суварово» микрорайоны мәйданы белән чагыштырырлык мәйдан. Өч торак комплексын берләштерүче бу шәһәрчек алга таба 30 мең кешене сыйдыра ала.
«Суварово» Лаеш җәйләнешендә тора. Бу төен ныграк бәйләнгән саен, проблемалар да ныграк сизелә.
Белгечләр тулы аудит үткәрә. Төзелеш бары тик мөмкин булган һәм территорияләрнең социаль инфраструктурасы исәпкә алынган урыннарда гына дәвам итәчәк.
Алия Галиуллина, Ия Кислицына, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.