Күчемсез милекне теркәү вакыты сизелерлек кими. Кризиска каршы чараларның икенче пакетына үзгәрешләр кертелде. Алар төзелеш тармагын яклауга юнәлдерелгән.
Росреестрдан хәбәр итүләренчә, хәзер бакча участокларын, йортларны һәм җирне милек итеп теркәү өчен, 3-5 эш көне дә җитә. Төзелеш оешмаларының хокукый мәсьәләләрен хәл итү дә дә тизләшә, документларны теркәү өчен документлар исемлеге күпкә кимегән. Кешеләргә уңайлы булсын өчен, электрон теркәү формасы эшли. Теләсә кайсы күп функцияле үзәктә ярдәм итәргә әзерләр.