Республикадан махсус хәрби операцияда катнашучыларга гуманитар ярдәм даими рәвештә җибәрелә.
Азнакай районы да бу эштә бик актив. Шушы көннәрдә районда яшәүче Фәнис Мортазин махсус хәрби операөия зонасында булган якташларына ике Нива машинасын тапшырды. Икесе дә тулысынча комплектланган, салонда һәм багажникта — иң кирәкле әйберләр. Машинаның берсен шушы көннәрдә районнан гуманитар ярдәм илтүчеләр алып китә. Әмма Татарстан сугышчылары өчен иң мөһиме – аларны өйләрендә көтеп, җиңүләренә ышыныч, көч, күтәренке рух бирә.