«Главтатдортранс» идарәсе Чаллыда юл эшләрен башкаруга подрядчыларны эзли.
Дәүләт сатып алулары сайтында квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны ремонтлау буенча эшләр башкаруга, шулай ук социаль әһәмиятле объектларга керү юлларын ремонтлау буенча эшләрне үтәүгә ике гариза урнаштырылган.
Бу максатларга Татарстан бюджетыннан 804 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла. Чаллы квартал эчендәге юллар һәм тротуарларның гомуми озынлыгы 10 чакрымга якын. Ә ремонтланачак юлларның гомуми озынлыгы 20 километрдан артык. Шартлар нигезендә, эшләр 24 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Подрядчы 20 июньдә билгеле була.