Республиканың төбәк юлларында чокырларны тигезләүгә керештеләр. Быел 300 мең квадрат метр юлны тәртипкә китерергә җыеналар. Эшләрне уңышлы башкарып чыгуга 40тан артык асфальт-бетон заводы җәлеп ителгән. Башкаланың Салмачы бистәсендә дә юлларны төзекләндерәләр.
Бистәдә яшәүчеләрнең түземлеге соңгы чиккә җиткән иде. Без дә Салмачы бистәсендәге юллар проблемасы турында сюжетлар әзерләп тапшырдык. Үзәк юлдан транспорт күп йөри, бөкеләр хасил була. Өстәвенә, юлда күп чокырлар барлыкка килгән.
Бистәнең үзәк урамын быел ныклап төзекләндерәләр. Ремонт эшләре май аенда башлана.
Юл катламының иң яхшы рецептын асфальт-бетон заводы лабораторияләрендә әзерлиләр. Төп материаллар булып, битум, ком һәм вак таш кулланыла. Материалның тыгызлыгын, ныклыгын тикшерәләр. Сыйфат дәрәҗәсен билгелиләр.
Рецептлар төрле. Чокырларны ремонтлауда салкын һәм кайнар асфальт-бетон катнашмалары кулланыла. Барысы да ел фасылына бәйле. Быел төбәк юлларының 300 мең квадрат метрында чокырларны тигезләү күздә тотыла.
Фирүзә Насыйрова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.