Бәйрәм көннәрендә юллар да игътибардан читтә калмаска тиеш. Әгәр шәһәр урамнарында кар көрәп урнаштыру техникасы көн саен йөреп торса,трассалардагы хәлне кионтрольдә тоту кыен.
Шуңа күрә Татарстанда реаль вакыт режимында хәлне күзәтергә мөмкинлек бирә торган махсус кушымта эшли башлады. Һава шартлары исәпкә алына. Кушымта ярдәмендә трассадагы хәлне күреп бәяләргә, ремонт эшләре барган урыннарны ачыкларга мөмкин. Бу максатлар өчен 49 видеокамера урнаштырылган, 40 метеостанция эшли.