Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җәмәгать транспортында йөрү бәяләренең арту ихтималы турында аңлатма бирелде. Бу турыда Татарстан Транспорт министры Фәрит Хәнифов үз фикерләре белән уртаклашты. Тулырак хәбәрчебез язмасында.
Татарстан Транспорт министры Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, кызганычка каршы, бәяләр урында тормый, моны аңларга, әйтергә кирәк. Бу халыкка хезмәт күрсәтүчеләрнең дә пассажирларның да мәнфәгатен дә кайгыртырга кирәк. Без дә бу мәсьәләгә белә торып мөрәҗәгать итәбез. Ләкин, минемчә, барысы да аңлый дип белдерде. Ә ничек аңлаганнарын белү өчен шәһәр халкына мөрәҗәгать иттек.
Әйе, фикерләр төрле, әмма нигездә халык аңла каршылый. Шулай итеп һәр гаиләнең Казанның җәмәгать транспортында йөрү ике сумга кыйммәтләнергә мөмкин. Нәтиҗәдә карта белән түләү 33 сумга кадәр, акча белән – 38 сумга чаклы кыйммәтләнергә мөмкин.
Алия Галиуллина, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары