Бу көннәрдә югары уку йортларында республикакүләм Дәүләт имтиханнары бара. Казан федераль университетының тәрбия методологиясе һәм укыту кафедрасында да эш кызу. Тулырак алдагы сюжетта.
«Тәрбия системалары белән идарә итү» юнәлеше магистрантлары дәүләт имтиханын тапшыра.
Магистрантлар профессор, академик Әнвәр Хуҗиәхмәтов җитәкләгән комиссия алдында чыгыш ясый.
Имтихан алучылар мәгариф өлкәсендә озак еллар дәвамында армый-талмый эшләгән, үз өлкәсендә зур абруй казанган мөгаллим-остазлар.
Араларында мәктәп директорлары, профессор, академиклар, зур уңышларга ирешкән укытучылар бар иде. Алар алдында чыгыш ясау әлбәттә дулкынландыра, әмма магистрантлар сынатмады. Барысы да диярлек имтиханны 100 балга бирде.
Чыгарылыш имтиханнарын тапшыру жаваплы. Төпле, тирән белем туплагач әлеге чыгарыш сынауларны җиңел узды. Бүгенге чара чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде.
Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары.