Республиканың югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә кабул итү кампанияләре дәвам итә. Быел коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыять аркасында барлык чаралар да читтән торып, онлайн форматта үтә. Пандемия сәбәпле бердәм дәүләт имтиханнарын бирү вакытына да үзгәрешләр керде. Бу, үз чиратында, абитуриентларны кабул итү барышына да тәэсир итә. Бу турыда Казан кооперация институты ректоры Алсу Нәбиева сөйләде.