Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем бирү уку йортларына коронавирус таралудан саклану өчен, дистанцион укуга күчәргә тәкъдим итте. Студентлар тарафыннан белем бирү программаларын үзләштергәндә түләүсез файдалану өчен онлайн-курслар исемлеге18 марттан да соңга калмыйча басылачак. Ректорларга эпидемиягә каршы чаралар үткәрүне аерым контрольгә алырга кушылды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, илнең мәгариф министрлыгы төбәкләргә мәктәпләрдә дистанцион укытуга күчәргә тәкъдим иткән иде. Исегезгә төшерәбез, коронавирус белән зарарлану мөмкинлегеннән үзеңне саклау өчен гигиена таләпләрен үтәргә -кулларны ешрак юарга, бактерияләргә каршы салфеткалар белән телефоннарны, гаджетларны чистартырга, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булмаска, кешеләр күп булган сәгатьләрдә җәмәгать транспортыннан файдаланмаска кирәк.