Казанда бер атна дәвамында 15 Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә килгән театрлар тәҗрибә уртаклашты.
1-7 нче декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узды. Бүген аның йомгаклау көне. Быел фестивальдә ничә тетар коллективлары катнашты, һәм нинди спектакльләр аеруча тамашачы күңеләнә хуш килде? Катнашучылар үзара ничек тәҗрибә уртаклашты? Бу сорауларга җавап киләсе язмада.
15нче юбилей фестивалендә 15 театр катнашты, тамашачыга 16 спектакль күрсәтелде. Быел фестивальнең географиясе киңәйгән. Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Ачинск (Красноярск крае), Барнаул (Алтай крае), Губаха (Пермь өлкәсе), Сарапул (Удмуртия Республикасы), Туймазы (Башкортстан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республикасы) театр коллективлары да килгән иде. Фестиваль спектакльләре барлыгы 6 мәйданчыкта барды.
Фестивальдә елдагыча белем бирү программасы да каралган. Быел ул «театраль лекция» форматынде барды, театр тәнкыйтьчеләре лекцияләрне Татар китабы йортында үткәрде.
Фестиваль барышында төрле ачышлар булган кебек, Сарапул драма театры актёрлары өчен үз спектакльләрен яңа юнәлештә кую тәүге тәҗрибә була. Чөнки әлегә кадәр алар өчен ят булган алым — курчаклар кулланыла.
Беренче елларда фестиваль режиссёрлар өчен вакансияләр ярминкәсе ролен үтәсә, соңгы вакытта инде режиссёр буларак өлгергән профессионалларның эшләре тәкъдим ителә. Театраль сезонның иң яхшы премьералары тамашачылар һәм театр тәнкыйтьчеләр тарафыннан каралды. Мәсәлән, Ачинск драма театры куйган Беренче мәхәббәт спектаклендә артистлар белән бер рәттән песи да катнашты.
«Һөнәр» – Татарстан һәм Россия театр дөньясы өчен югары сыйфат билгесе.
Тәнкыйтьчеләр сүзенә караганда георгафияне киңәйтү, тирән һәм бай тәҗрибә тупларга ярдәм итә.
Алия Галиуллина, Ренат Сәхибгәрәев, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.