«Созвездие-Йолдызлык» фестивале яңа сезонны ачты. Беренче концерт — хыялга ышан — дип аталган тамашаны хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале җөмһүриятебездә иң популяр һәм күпләр яратып өлгергән иҗади конкурска әверелде. Ул шул ук вакытта заманча эстрада сәнгате өлкәсендә республика әһәмиятендәге мәдәни чара булып та исәпләнә.
Татарстан Президенты Рөстәм Минеханов химаясендә үткәрелеп килгән “Созвездие-Йолдызлык” фестивале елдан-ел киңәя, яңа йолдызчыклар кабына. Фестивальгә эләгү — һәр баланың күңел түрендә йөрткән хыялы дип әйтсәк тә ялгышмабыз.
Тулы бер хәрәкәткә әверелгән фестиваль — сезон ачылу тантанасына килгән тамашачыларга, бай эчтәлекле программа тәкъдим итте.
Төрле телләрдә классик әсәрләр, эстрада җырлары башкарудан тыш фестиваль җиңүчеләре дөньякүләм танылган драматургларның спектакльәреннән өзекләр дә күрсәтте. Тиздән «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе театраль сезонны да башларга җыена. Иң беренче премьера Лопе де Веганың «Хәйләкәр гашыйк» спектакле. Репертуарда Хәсән Туфанга багышланганы да бар.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.