Коллективларда эшләүче барлык кешеләрнең 80 процентына ковидтан прививка ясату шарт. Әгәр хезмәткәрләрнең 80 проценты прививкалы булмаса, оешма җитәкчеләренә штраф түләргә туры килә.
Республикада планлы һәм планнан тыш контроль чаралары үткәрелә. Шәхси эшмәкәрләргә 50 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф салына. Юридик затларга штраф 200 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр. 90 тәүлеккә кадәр оешма эшен туктатып торырга да мөмкиннәр. 6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәрләренең вакцинаның икенче компонентын кадатуын кайгыртырга тиеш. Вакцинациянең беренче этабын узмаган хезмәткәрләр 9 ноябрьдән эштән читләштерелә. 7 декабрьдән вакцинаның икенче компонентын алмаучылар эштән азат ителә. Роспотребнадзор идарәсе карарның үтәлешен контрольдә тота.