Йога аша үз-үзеңне сәламәтләндерергә һәм бәхетле хис итәргә. “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” берләшмәсе әгъзасы Алена Артемьева районда яшәүчеләр белән шундый юнәлештә күнегүләр алып бара. Әлеге практика буалылар арасында ничсек популярлык ала, хәбәрчебез белеште.
Урманда иртә. Яфраклар кыштырдый, кошлар матур сайрый. Шундый фонда йога дәресләре үтә. Алёны Артемьева берничә елдан бирле бу юнәлештә шөгыльләнә. Ул профессиональ инструктор. Әлеге күнегүләргә утырып эшләү нәтиҗәсендә аркаларында авырту тою китергән аны. Үзендә җиңеллек сизгәннән соң тәҗрибәсен башкаларга да өйрәтергә уйлаган.
Аленаны гаиләсендә йога белән кызыксыну буыннан-буынга күчкән. Әле совет вакытында ук әлеге юнәлеш белән әтисе Вячеслав Сорокин мавыккан. Ул хәзер кызы үткәргән күнегүләрдә актив катнаша.
Алена әйтүенчә, йога белән шөгыльләнә башлау өчен коврик һәм сәламәтлегеңне яхшыртырга теләк кенә кирәк. Инструктор дәресләрне ачык һавада һәр теләүчегә түләүсез нигездә алып бара.
Күптән түгел “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” республика оешмасының Буада узган киңәшмәсендә йога практикасын районның туристлык маршрутына кертү мөмкинлеге мәсьәләсе дә каралды.
Камилә Мусина, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары. Буа районы.