Җәйнең икенче аена-июлгә аяк бастык. Ул елның иң эссе аеннан санала. Июльне “җиләк ае” дип йөртәләр. Икенче исеме — “яшенле ай”. Чөнки эссе көн тиз арада яшен белән аралашырга мөмкин. Халык сынаышларына карасак, Июль эссе булса, декабрь суык килә, дигәннәр. Ә синоптиклар бүген урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы турында искәртә. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 14 метрга кадәр. Көндез һава температурасы 24 градуска кадәр җылы булачак.