Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгынан хәбәр итүләренчә, җәйнең беренче аенда безне өстәмә ял көннәре көтә. 11 июнь — пәнҗешәмбе — кыска эш көне; 12 июнь – җомга Россия көнендә ял итәбез. Шулай ук чәршәмбе — 24 июньдә Җиңү парады узачак, ил президенты Владимир Путин бу көнне ял көне дип игълан итте.