Республикада “Иминлек лабораториясе” үз эшен дәвам итә. Автомобильдә урнашкан әлеге лаборатория Татарстан районнары буенча хәрәкәт итеп, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә. Җәйге каникул вакытында Апас райнының Каратун мәктәбенә дә «Иминлек лабораториясе» күчмә комплексы килеп китте. Тулырак алдагы язмада.
Җәйге ял айларында Каратун мәктәбе укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Уеннарда катнашып, теоретик мәгълүмәтләр алдылар, шулай ук самокатта, ягъни, үзйөрештә, велосипедта йөрү кагыйдәләре, саклану чараларының мөһимлеге турында белделәр.
Безнең күчмә лаборатория Татарстанда бердән-бер. Без җәйге мәктәп лагерьләренә, балалар мәйданчыкларына, оештырылган бәйрәмнәргә дә барабыз. Биредә балалар гына түгел, олылар да бар. Алар өчен дә безнең мәгълүмәтләр файдалы, чөнки әти-әниләр үзләре үк үрнәк күрсәтергә тиеш.
«Иминлек лабораториясе» күчмә комплексы юлларда балаларның имгәнүен киметүгә юнәлтелгән чаралар кысаларында төзелде. Микроавтобус заманча җиһазландырылган, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә интерактив уеннар да бар.
Эльза Әхмәтҗанова, Гөлназ Вәлиева, Гәдел Галиев. Татарстан яңалыклары, Апас районы.