Татарстанның халыклар дуслыгы йортында “Әйдә ШаяРТ” фестиваленең финалы узды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
ӘйдәШаяРТ фестивале 3 сезонын финал белән тәмамлый. Финалга барысы 6 команды чыкты һәм аларның һәрбересе чемпион исеме өчен көрәште. Уен 4 өлештән торды:мәзәкләр күрсәтү, импровизация, видеовизитка һәм танылган кешеләр белән берлектә чыгыш ясау. Уенны тәҗрибәле жюри әгъзалары бәяләде.Кагыйдә буенча команда чыгыш ясап бетергәч биш жюри әгъзасы моңсу яки елмая торган смайл күтәрергә тиеш.
Тамашачылар, җан атучылар аеруча үзләренең алкышлары белән һәрбер командыга көч өстәп торды. Кайбер район җан атучылары- махсус плакатлар ясап алып килгән.
Сәхнәгә чыгар алдыннан катнашучылар бик дулкынланалар, аеруча сүзләрен онытырга куркалар, ләкин мондый очракта импровизация ярдәмгә килә.
Һәрбер команданың да җинү яулап чемпион исеменә лаек буласы килә, ләкин иң күп елмая торган смайл җыйган команда гына мондый уңышка ирешә ала. Нәтиҗәдә быел Зәй әбисе һәм Көрәшеннәр Квн командалары чемпион исеменә лаек булды. Җинүчеләр 100 мең һәм грамота белән бүләкләнде.